7 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.Х. Садыйкова «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Если хочешь быть здоров» сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара барышында алып баручы балаларга һәр кеше – үз сәламәтлеген үзе булдыручы, шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм көн режимын һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип сөйләде. Чара зарядкадан башланды, аннары барысы бергә спорт күңел ачулары, сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар авырмас өчен үз сәламәтлегең турында ничек кайгыртырга, нык һәм сәламәт булып үсәргә кирәклеген, шулай ук «баланың сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсен үз эченә алуын белделәр. Балаларның барысына да күңел күтәренкелеге, якты тәэсирләр һәм яхшы кәеф бирелде. Ә билгеле булганча, яхшы кәеф-сәламәтлек нигезе ул!