Язгы каникуллар-балага иң озын һәм авыр өченче чиректән соң ял итү, финал дүртенче чирегенә көч җыю һәм уку елын яхшы тәмамлау мөмкинлеге ул. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дендрология паркына килүчеләр өчен уен программасы оештырдылар, анда балалар әкият геройлары белән бергә Убырлы карчыкныж төрле биремнәрен үтәделәр. Саф һавада узган язгы уеннарда катнашу күңел күтәренкелеге тудырды, катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге бирде.