«Төнен дә, көндезен дә, ут белән игътибарлы бул!» - мәгълүмат сәгате

2026 елның 15 марты, якшәмбе

2026 елның 15 мартында Лесхоз мәдәният йорты белгечләре «Төнен дә, көндезен дә, ут белән игътибарлы бул!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Ут-табигатьнең иң зур могҗизаларының берсе, ут кеше тормышын гадиләштерде, яхшыга үзгәртте. Әмма кеше контроленнән чыккач, ул коточкыч бәла - янгынга әверелә. Бәла булмасын өчен, балачактан ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү мөһим.

Чара барышында балалар белән әңгәмә үткәрелде, анда балалар йорттагы, табигатьтәге янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, янгыннарның сәбәпләре, электр приборларыннан, янгын сүндерү чараларыннан файдалану кагыйдәләре турында белем алдылар. Ахырда балалар янгын куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен рәсемнәр рәвешендә ныгыттылар.

Балаларга дәрес бик ошады һәм кызыклы булды. Мондый чараларда балаларда  үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләре салына, тормышка һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International