«Җир-безнең уртак йортыбыз, игелекле йортыбыз, иркен йортыбыз,. Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре 15 мартта «Җир - безнең уртак йортыбыз»дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чара Туган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чара башында алып баручылар әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш турында сөйләделәр. Балалар хәзерге заманның төп экологик проблемалары, су һәм һаваның пычрануы, урманнарның контрольсез юкка чыгуы турында белделәр. Катнашучылар кешенең табигатькә экологик катастрофадан качарга ничек ярдәм итә алуы, безнең һәрберебез нәрсә эшләргә тиешлеге һәм балаларның ярдәме нәрсәдән гыйбарәт булуы турында фикер алыштылар. Балалар экологик сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында балаларга танылган язучылар Астафьев, Пришвин, Дмитриев, Паустовский әсәрләре , балалар энциклопедиясе тәкъдим ителде