"СабаЧанаФест" - креатив чаналар фестивале

2026 елның 28 феврале, шимбә

28 февральдә Байлар Сабасында «чана Fest» креатив чаналар фестивале старт алды. «Чана Fest» фестивале - иң якты һәм ординар булмаган чараларның берсе. Бүген фестивальдә катнашучылар үзләренең фантазияләрен һәм креативлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең беренче өлеше оригиналь чаналар парадыннан узды, анда һәр команда үз иҗатын тәкъдим итте, ә икенче өлеш агитбригада чыгышыннан торды.

Кышкы көн булуга карамастан, үзәк мәйданда катнашучылар һәм тамашачылар хис-кичерешләреннән эссе булды. Иң яхшыларын сайлау җиңел булмады. Барлык катнашучылар да фестивальгә лаеклы әзерләнгәннәр.

Безнең коллектив - Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә коллективы, "Урман әбиләре" исеме астында чыгыш ясап, Убырлы карчык йорты рәвешендә чана ясады. Дәрт һәм энергия белән бөтен мәйданны "яндырдык". Хезмәтебез лаеклы бәяләнде, шуның нәтиҗәсендә без 1 урынны алдык!!!

Оештыручыларга барлык катнашучыларның да кәефе яхшы булган искиткеч бәйрәм өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International