Танып белү сәгате «Ике тел миңа балачактан якын булды»

2026 елның 22 феврале, якшәмбе

Һәр кеше балачактан ук туган телендә сөйләшә, уйлый, фикер йөртә башлый. Үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт кешене акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Бәйрәм юкка чыга торган телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында белемнәрне арттыру максатында билгеләп үтелә. Туган тел көне алдыннан, 20 нче февраль көнне, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «ике тел миңа балачактан якын булды»дигән прогамма үткәрделәр. Чара барышында планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында әңгәмә үткәрелде. Тел – ул көндәлек көнкүреш, тормыш, тарих, мәдәният. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк. Чара барышында төрле телләрдә шигырьләр укылды. Мондый чаралар укучыларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга кызыксыну уятырга, мәдәнияткә һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International