Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 22 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм балалар өчен китапханә мөдирләре «солдат тапкырлыгы»дигән күңелле старт үткәрделәр. Спорт уеннарында ике команда катнашты. Балалар «Боевая тревога», «Прыгуны», «Пролезь через люк», «снайперы», «Змейка» һәм башка конкурсларда көч сынаштылар. Малайлар үзләрен чын яклаучылар итеп күрсәтә алдылар. Аларны җанатар кызлар хуплады.