21 нче февраль көнне Олы Арташ авыл клубында "И, туган тел, тел, и, матур тел!"дип исемләнгән Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Бүген бөтен дөньяда бу бәйрәм, Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Безнең туган телебез - татар теле һәм ул безнең һәрберебез өчен бәһасез. Туган телдә без беренче авазларыбызны әйтәбез һәм үз фикерләребезне ачыграк белдерәбез. Бу - барлык кешеләр дә үзләренең шәхесләрен беренче сулыш мизгеленнән башлап төзегән , һәм ул - безне гомер буена ориентлаштыра торган нигез. Ахырда балалар белән "И, туган тел, и, матур тел!" җырын җырладык.