20 нче февральдә Олы Арташ авыл клубында үзешчән артистлар көче белән ватанны саклаучыларга багышланган концерт булды.Анда Тат.Икшурма, Б.Арташ, Боль.Кибячи, Килдебәк авыллары клублары мөдирләре һәм үзешчәннәре катнашты. Безнең ил Бөек Ватан сугышында немец-фашист гаскәрләрен җиңде. Ил бик зур бәя түләде. Хәзер дә сугыш бара. Безнең авылдан гына да берничә егетебез һәлак булды. Бу концерт шушы балалар хөрмәтенә, сугышта баш салган бабаларыбыз хөрмәтенә. Без каһарманнарыбызны һәм данлы тарихыбызны онытырга тиеш түгел. Әлеге концерт берничә елдан Ватанны саклауга китәчәк яшьләр өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.