18 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Чаба, чаба гомер аты...» дигән концерт куйдылар. Бу чара «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үткәрелде. Беренче мизгелдән үк зал эчкерсез соклану атмосферасына чумды. Чара барышында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, күңел җырлары, акапелла яңгырады. Мондый вакыйга буыннар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмый, ә бәлки үзәктә җылы атмосфера тудырырга ярдәм итә, кешеләрнең йөрәкләрен шатлык һәм өмет белән тутыра. Тамашачылар концертны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.