«Якташларыбыз – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар»дигән батырлык сәгате

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

 

17 февраль көнне Олы Нырты авыл клубы һәм китапханә мөдирләре «якташларыбыз – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар»дигән батырлык сәгате үткәрделәр. Чара рухи көче, намусы, батырлыгы әхлакый кешелек сыйфатларын һәм Ватан алдындагы җаваплылыгын күрсәтү үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Китапханәче авыл клубы мөдире белән берлектә укучыларга Украинада махсус хәрби операциянең кайчан һәм ни өчен башлануы, анда катнашучы хәрбиләрнең батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы, шулай ук якташлары – СВО катнашучылары турында сөйләделәр. Катнашучылар фотосурәтләрне һәм алар турындагы документаль мәгълүматларны карадылар. Һәм сәгать азагында СВО һәлак булган геройларын бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International