Ял кичәсе " Кемгә 40 тан артык..»

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бер генә машина да кеше аралашуын һәм ихлас күңелдән сөйләшергә мөмкинлек бирмәячәк. Кешегә кеше кирәк! Хәзер бу сүзләр актуальлеген югалтмый гына түгел, киресенчә, кешеләр арасында үзара бәйләнеш мәгънәсенә әверелергә тиеш. Җылы очрашулар-барыбыз бергә җыелып, аралашып, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алу өчен менә дигән сәбәп. 10 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре 40 яшьтән узганнар өчен ял кичәсе үткәрделәр. Кичәдә катнашучыларның һәркайсы, зур тормыш тәҗрибәсенә ия булып, авыр юл һәм язмыш сынауларын үтеп, узган еллар йөкләрен салып ташлады һәм күңел ачу һәм позитив атмосферага чумды. Кичә кунаклары рәхәтләнеп аралаштылар, балачак елларын искә төшерделәр, мавыгулары белән уртаклаштылар, яшьлек уеннары уйнадылар. Чара җылы һәм дустанә шартларда узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International