"Барыбыз да чаңгыга!» - сәламәтлек сәгате

2026 елның 7 феврале, шимбә

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 7 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Барыбыз да чаңгыга!» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате узды. Анда өлкән буын клуб берләшмәләре активистлары катнашты. Чаңгы-иң уңайлы спорт төре, кышкы мавыгуларның берсе. Чаңгыда йөрү физик сәламәтлекне ныгыта, бик яхшы чыныктыргыч чара булып тора, тизлекне, чыдамлыкны, координацияне үстерүгә, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытуга ярдәм итә, ә саф һава тәэсире сулыш органнары эшчәнлеге өчен аеруча файдалы. Сәламәт яшәү рәвеше сәгате уңышлы узды. Сәламәт тән һәм рухтан тыш, чаңгы спортын яратучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үзләренең физик һәм рухи сәламәтлекләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International