5 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының зона этабы булып узды. Һәм бүген кайсы мәктәптә кайсы сыйныф иң бердәм, иҗатка бай, һәм, әлбәттә, дус икәнлеген ачыкладык. Конкурста районның 6 мәктәбе: Лесхоз, Сабабаш, Килдебәк, Юлбат, Эзмә урта белем бирү мәктәпләреннән һәм «ОНИКС» мәгариф үзәгеннән командалар катнашты. Конкурс 3 этапта узды: визит карточкасы, иҗади номер, иҗади проект. Алар арасында Лесхоз мәдәният йорты әзерләгән матур концерт номерлары яңгырады.
Чара йомгаклары буенча, барлык командалар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән дип әйтергә була, жюрига бәяләү бик авыр булды. Барлык балалар да шундый искиткеч конкурста катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә җиңүчеләр бераз соңрак, барлык зона этаплары узганнан соң билгеле булачак.