«Эхо веков вистории семьи –Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйгесе

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

9 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Эхо веков вистории семьи –Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Конкурсның максаты-милли мәдәниятне, шәҗәрә традицияләрен торгызу, саклап калу һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру. Фестивальдә Олыяз авылыннан Әхмәтовлар, Килдебәк авылыннан Габдрахмановлар, Тимершиктан Биктимеровлар катнашты. Конкурсны ачу өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе И.Р.Гарипов, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе хореография сәнгате кафедрасы доценты В.А.Белов чыгыш ясады. Конкурста шулай ук Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев катнашты. Фестивальнең әйдәп баручылары Шәмәрдән мәдәният йорты мөдирләре Г.М. Әхмәтшина һәм Шәмәрдән модель китапханәсе мөдире – Л.Д. Мөхәммәтҗанова. Мәдәният йорты фойесында һәр гаилә күргәзмә оештырды, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде. Аннары сәхнәдә гаилә командалары чыгышлары, Шәҗәрә презентацияләре күрсәтелде. Жюри нәтиҗәләрен чыгарганда, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International