«Зарядкага бас»

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

5 февральдә Эзмә мәдәният йортында өлкән буын катнашучылары белән «Зарядкага бас»дип исемләнгән чара узды. Хәзерге дөньяда сәламәтлек турында кайгырту көннән-көн актуальләшә бара, бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен. Даими физик күнегүләр активлыкны сакларга, кәефне яхшыртырга һәм актив тормышны озайтырга ярдәм итә. Сәламәт булу-актив булу дигән сүз. Стресс һәм утырып яшәү рәвеше нормага әйләнгән заманча дөньяда үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеген истә тоту аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International