«Әшәке сүз вирусы»профилактик сәгате

2026 елның 6 феврале, җомга

3 февраль - Бөтендөнья норматив булмаган ликага каршы көрәш көне. Хәзерге җәмгыятьнең иң сизелми торган, ләкин иң киң таралган бәласе-сүгенү сүзе. Сүгенү сүзләре күп кешеләрнең гадәти сөйләменә килеп керде һәм җәмгыять аларны норма буларак кабул итә башлады. Әмма балалар һәм яшүсмерләр арасында сүгенү проблемасы аеруча кискен була. Бу зарарлы гадәт бер дә зарарсызмы әллә? Бу хакта Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре 3 февральдә «вирус скәке сүз»профилактик сәгатендә балалар белән әңгәмә кордылар. Чара барышында балалар аңлатмалы сүзлеккә күз салдылар һәм «әшәке сүз» сүзенең мәгънәсен белделәр, цензурасыз ликсианың барлыкка килү тарихы белән таныштылар,  сүзләрнең кешенең эчке дөньясына һәм сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында белделәр, сүгенү сүзләрен кулланудан котылу өчен нишләргә кирәклеген ачыкладылар. Катнашучылар, психологик ситуацияләрне җиңеп, дөрес киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International