04 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Тәмәке төтене нәрсә алып китә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате булып узды. Тәмәке тарту-сәламәтлек өчен бик зарарлы. Кеше тәмәке тартканда төтен сулый, ә бу төтендә бик күп зарарлы матдәләр бар. Тәмәкедә никотин, сумала, мышьяк, угарный газ һәм тагын бик күп башка куркыныч матдәләр бар. Алар үпкәләргә, йөрәккә һәм бөтен организмга зур зыян китерә. Кеше тәмәке тартканда, төтен үпкәләргә эләгә һәм аларны пычрак һәм авыру итә. Тәмәке тартучы кешеләрдә еш кына көчле йөткерү барлыкка килә һәм тын алуы кыен. Шуны истә тотарга кирәк: сәламәтлек — иң кыйммәтле хәзинә ул, һәм аны начар гадәтләр аркасында югалтырга ярамый.