29 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Буа дәүләт драма театрының «Приключения котов в сапогах» спектакле күрсәтелде. «Приключения котов в сапогах» спектакле балалар игътибарын җәлеп итте, алар әкиятнең мавыктыргыч дөньясына бик теләп чумдылар. Ачык костюмнар, төсле декорацияләр һәм актерларның дәртле номерлары чын бәйрәм рухын тудырды.