Интернет бүген хәзерге тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Цивилизацияле илләрдәге барлык кешеләр диярлек теге яки бу дәрәҗәдә Бөтендөнья пәрәвезе хезмәтләреннән файдалана. Кайбер очракларда интернет кешедә чын бәйлелек тудыра. «Халыкара Интернетсыз көн» дип аталган бәйрәм шушы күренешкә багышланган да инде. Бу бәйрәм мәктәп укучылары өчен аеруча мөһим. Еш кына нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр компьютердан, гаджетлардан, интернеттан нык бәйлелек ала. Балаларга даими рәвештә тормышның гадәти шатлыкларына, реаль дөньяга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, анда кызыклы нәрсәләр күбрәк, реаль тормыш бара, ә маҗаралар, хисләр, мөнәсәбәтләр — ясалма түгел, ә иң чын.
28 гыйнварда Халыкара Интернетсыз көн уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында «Җырлыйк әле" дип исемләнгән караоке кичәсе булды. Алып баручы балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде һәм интернеттан башка буш вакытыңны ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздырып булуын искәртте. Аннары балалар музыкага рәхәтләнеп үзләренең яраткан җырларын җырладылар. Бу кичәдә һәркем үзен чын артист итеп хис итә, ә анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм дуслары белән аралашудан ләззәт ала алды. Бүгенге кичә балаларга буш вакытларын төрлеләндерергә һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итте.