«Студент булу начар түгел» - тематик чара

2026 елның 24 гыйнвары, шимбә

Россиядә ел буе бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-студентлар көне. 24 гыйнварда Россия студентлары көне бәйрәме алдыннан Лесхоз мәдәният йортында яшьләр өчен «Студент булу начар түгел» дигән тематик чара үткәрелде.

Бәйрәмне алып баручылар башта студентларны бәйрәмнәре һәм кышкы сессиянең уңышлы ябылуы белән котладылар, сәламәтлек, укуда уңышлар, сабырлык теләделәр. Балалар үз чиратларында үзләре сайлаган һөнәрләр, кызыклы студент тормышы турында сөйләделәр, уңышлары һәм яңалыклары белән уртаклаштылар. Программа төрле конкурслар һәм бию миниатюралары белән дәвам итте. Ике командага бүленеп, Яшьләр «сүзне тап», «логик сораулар», «билет суз», «көй тап», «шпаргалканы яшер» конкурсларында һәм тапкырлык, җитезлек һәм эрудиция буенча башка төрле ярышларда катнаштылар.

Уен программасы студентларның кәефен күтәреп, якыннанрак танышырга ярдәм итте һәм кичә турында күңелле истәлекләр калдырды. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International