20 январь көнне Туктар авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Гражданлык намусы җырчысы» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чара китапханәче сәламләү сүзе белән ачылды, ул Бәшировның әдәби мирасының заманча милли әдәбият өчен әһәмиятен ассызыклады. Китапханәче укучыларга ТАССРның халык язучысы, Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Революциясе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр кавалеры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировның тормыш еллары һәм иҗаты турында сөйләде. Язучының "Намус" романы, "Сиваш" повесте, татар авылы тормышы турындагы хикәяләре кебек танылган әсәрләреннән өзекләр яңгырады.
Катнашучы 7)