7 январь көнне Туктар авылы клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә балалар өчен "яңа ел фантазияләре"исемле яңа ел чыршысы үткәрде. Балалар өчен бәйрәм уеннардан һәм конкурслардан торды. Барлык кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар бүләкләр алды. Бу бәйрәм бик күңелле һәм дәртле үтте, барлык балалар да уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы иң җылы теләкләр теләп, балаларны Яңа ел белән котладылар. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы "Әдәби алан"проектында катнашучы балаларга бүләкләр тапшырдылар. Ә икенче өлештә Яңа ел җиңелүсез лотереясе уйнатылды. Бәйрәм барлык балаларга да ошады һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.(78 катнашучы)