21 гыйнвар Олы Нырты авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Актив озын гомер" проекты кысаларында яңа юнәлеш — өлкән яшьтәге кешеләр өчен сызыклы биюләргә янадан җыелдылар. Сызыклы биюләр - башкарыла торган гади адымнар сериясен тәшкил итә, бу хәтта яңа башлаучыларга да хәрәкәтләрне җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә.! Чара барышында катнашучылар махсус әзерлек таләп итми торган гади, әмма эффектлы бию бәйләнешләрен бик теләп үзләштерделәр. Сызыклы биюләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен сәламәтлекне һәм актив яшәү рәвешен саклап калуның менә дигән ысулы булып тора. Алар шатлык китерә, кәефне күтәрә һәм физик һәм психологик иминлекне ныгытуга ярдәм итә. Очрашу күңелле стартлар белән тәмамланды. Үзегезгә форманы саклап калу, ләззәт алу һәм күңелле компаниядә вакыт уздыру мөмкинлеге бүләк итегез!