"Кар көне" - саф һавада уенлы сәгать

2026 елның 18 гыйнвары, якшәмбе

Кыш-елның искиткеч вакыты. Салкынга һәм буранга карамастан, кыш балаларга һәм өлкәннәргә бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итә. Кыш көне саф һавада хәрәкәтчән уеннар балаларга зур шатлык һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Кыш көне уен төрләре дә күптөрле: чана уеннары, снайперлар, кышкы футбол, чаңгы, тимераяк һәм башкалар.

Менә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә 18 январьда саф һавада «Кар көне» дигән күңелле уеннар сәгате үткәрделәр.

Чара эстафета рәвешендә узды, анда балалар, биремнәрне үтәп, актив катнаштылар. Мөгаен, елның башка бер фасылы да балаларны кыш кебек сөендерә алмыйдыр. Саф һавада шундый күп төрле күңелле уеннар уйнавы белән ул гына мактана ала бит. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф, матур хис-тойгылар белән өйләренә таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International