30 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Һайбулла + мәһаббәт FM, ягъни Яңа ел хикмәтләре» дигән Яңа елга багышланган концерт - тамашалы программа үтте. Бәйрәм чарасын авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин ачып җибәрде. Азат Хөрмәт улы халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм иң актив кешеләрне җирлек тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тамашачылар игътибарына искиткеч яңа ел тамашасы күрсәтелде. Программаның нигезе «Кавказская пленница и другие приключения Шурика» фильмы булды. Программаның төп герое Хәйбулланың Кар кызына ничек өйләнергә теләве турындагы тарихы. Моның өчен аңа Кар кызын юлбасарлар ярдәмендә урларга туры килә. Ләкин Кыш Бабай оныгын коткара һәм алмашка Хәйбуллага хатын бүләк итә. Театральләштерү үзешчәннәрнең искиткеч яңа ел җырлары, "Шома бас" һәм "Карамелька" бию коллективлары бүләк иткән якты, дәртле биюләр белән үрелеп барылды. Яңа ел бәйрәм программасы барлык тамашачыларны Яңа елны каршылау өчен уңай һәм яхшы кәеф белән бүләкләде! Бәйрәм алды кичәсен безнең белән уртаклашкан тамашачыларга рәхмәт белдерәбез.