Мишә авыл җирлегенең бильярд буенча финал ярышлары 21 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында узды. Инде берничә ел дәвамында бильярд уенын яратучылар бу уенда кем уңышка ирешкәнен ачыклый. Бильярд спортының бистәдә бик популяр булуы сөендерә, уенчылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, ярышларда зур дәрт белән очраша. Сентябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр уенчылар арасында киеренке көрәш барды. Бүгенге финал аеруча кызыклы булды. Турнирда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы үзе катнашты.
Мактаулы призлы урыннар түбәндәгечә урнашты:
1 урын - Сафин Әхмәт
2 урын - Евдокимов Эльмар
3 урын - Вәлиев Илназ
Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!! Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.