20 декабрь көнне Туктар авыл клубында яшьләр белән Яңа ел бәйрәме алдыннан петардалар һәм Яңа ел фейерверклары белән куркынычсыз эш итү темасына әңгәмә үткәрелде. Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, мондый урыннарда петард һәм фейерверклар куллануны тыю, шулай ук балаларга аларга керү мөмкинлеген бирмәү турында фикер алыштылар.