Халкыбызның иң матур йолаларыннан берсе-чәй эчү, чәй артыннан әңгәмә, өй мәшәкатьләре турында сөйләшү. Татар халкы гомер буе чәй яраткан. 18 декабрь көнне Туктар авыл мәдәният йорты мөдире китапханә белән берлектә Халыкара чәй көненә багышланган "эчсен чәй-җанда җәй" исемле чәй утырышы үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре чәй эчү тарихы белән таныштырдылар, чәй эчү серләре белән уртаклаштылар, чәйнең файдасы, аның төрлелеге турында сөйләделәр. Шулай ук бу файдалы эчемлек турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Чәй өстәле артында утырулар тәмамланды.