12 декабрь көнне Туктар авыл клубында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция — РФнең төп законы» дигән танып-белү сәгате булып узды. Бу мөһим дәүләт бәйрәме, ул илебез гражданнарының бердәмлеген, хокукларын һәм ирекләрен символлаштыра. Чара барышында Конституциянең әһәмияте, Россиянең һәр гражданының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, дәүләтнең төп Законын белү һәм хөрмәт итүнең ни өчен шулай мөһим булуы турында сөйләделәр.