3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар мемориалы янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды. Анда Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Сула һәм Түбән Отар авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Корсабаш интернат-мәктәбе укучылары катнашты. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Обелискка чәчәкләр салдылар