12 декабрь көнне Лесхоз инвалидлар һәм картлар йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара булып узды. «Ачык йөрәк, яхшы сүз белән" дип исемләнгән концерт бик күп катнашучыларны һәм тамашачыларны берләштерде.
Лесхоз мәдәният йорты артистлары һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары матур концерт программасы әзерләделәр. Алар туган як, ана мәхәббәте, тормыш кыйммәтләре турында лирик җырлар башкардылар. Төрле халыкларның дәртле биюләре концертны тагын да бизәде. Музыка интернат-йортта яшәүчеләрнең кәефен күтәреп җылы атмосфера тудырды. Шигырьләрдәге котлаулар бу вакыйгага ихласлык һәм күңеллелек өстәде.
Бу көн тагын бер кат искәртте: иң мөһиме - бер-береңә игътибар итү, ишетә һәм аңлый белү, җылылык һәм кайгырту. Концерт матур тәэсирләр калдырды һәм барлык катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте.