7 декабрь көнне, Юлбат мэдэният йортында, Юлбат авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре катнашында " Туган җиргә кайтты кайтмаганнар" Хәтер китабы" на төренеп" дигән исем астында иҗат- отчет концерты куелды. Күргәзмә өлешендә Бөек Ватан сугышына, Афганистан, Чечня, махсус операциягә багышланган тарихи истәлекләр халыкка тәкъдим ителде.Концерт Бөек Җиңүнең безнең өчен никадәр изге, кадерле булуын чагылдырды. Һәрбер сәхнәгә куелган күренеш - ул елларның дәхшәтен , авырлыгын тасвирлады.Экранда барган презентация дә исә, сугыш вакытындагы авырлыкларны җиңеп чыккан, көчле рухлы халкыбызга дан җырланды. Җыелган авыл халкы безнең белән ял итте. Патриотик рухта әзерләнгән концерт- һәркемнең йөрәгендә Туган илебезгә карата горурлану хисләре уятты. Тамашачы саны 21 кеше. (6 бала, 1 СВО)