Беләзек ясау буенча мастер — класс.

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу бәйрәм датасы түгел, ә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерү. Безнең бурыч-аларга сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итү. Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында тасма һәм сәйләннәрдән беләзек ясау буенча мастер - класс узды.Мондый мастер-класслар — социализациянең мөһим өлеше, ул аерым ихтыяҗлары булган яшьләргә ышаныч, яңа күнекмәләр һәм уңай хис-кичерешләр бирә.Мастер-класс барышында катнашучылар уникаль һәм нәфис беләзекләр ясарга өйрәнделәр.Катнашучылар зур энтузиазм белән эшкә алындылар. Алар үзләренең эксклюзив һәм кабатланмас бизәнү әйберләрен ясадылар, ә аларның бәхетле йөзләре иҗат бәйрәменең иң яхшы бәясе булды. Мастер-класс онытылмаслык хис-кичерешләр һәм үз көченә ышаныч бүләк итте, сәнгатьнең һәркемнен дэ кулыннан килуен тагын бер кат исбатлады.

p { color: #000000; line-height: 100%; text-align: justify; orphans: 0; widows: 0; margin-bottom: 0cm; direction: ltr; background: transparent }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.cjk { font-family: "Source Han Sans CN Regular"; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.ctl { font-family: "Lohit Devanagari"; font-size: 12pt; so-language: ru-RU }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International