3 декабрьдә Россиядә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Без ил территориясендә һәм аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз. 5 декабрь көнне Туктар авыл клубы « Батырлыгынмэнгелек солдат»дигән патриотик сәгать үткәрде. Чара кысаларында исемсез геройларны, Ватанны саклаучыларны, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны, «Билгесез солдат» исеме астында танылган, Ватан хакына башларын салган, әмма коралларын салмаган, соңгы сулышына кадәр сугышканнарны искә алдылар. Бик аз геройлар гына исемнәрен кайтара ала, калганнары «билгесез солдатлар»булып кала. Чарада балалар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр.(катнашу.-7 )