Музейга экскурсия.

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

23 ноябрьдә "Сәйлән" клуб берлэшмэсе вәкилләре безнең авыл клубының музей почмагында булдылар. Балалар өчен төрле экспозицияләр белән кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде. Аларга экскурсия ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итте. Балалар борынгы кисәү агачы, чуен, борынгы савыт-саба, көянтә, урак һ.б. белән таныштылар. Борынгы заман китә, әмма аны белергә һәм сакларга кирәк. Балаларны татар халык мәдәнияте чыганакларына тартып, без баланың шәхесен үстерәбез.

Балалар музейга барудан зур ләззәт алдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, балалар кызыклы сэяхэт өчен рәхмәт белдерделәр.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International