Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә - ул Ватан. Ватан-ана! Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Кече Ватан... ул туганнарыбыз яшәгән, һәрбер почмагы таныш булган туган, үскән авылыбыз. Туган җиребез - Татарстан республикасы. 30 августта республикабыз халкы үз дәүләтчелегенең тууын - Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Әлеге дата нәкъ менә Ватаныбызга булган мәхәббәт һәм горурлык хисләре белән сугарылган.
28 август көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә, Татарстан Республикасы көненә багышланган “Республикам минем - Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрде. Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга үзләренең иҗат бүләкләрен һәм күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте. Мәйданда Айгөл һәм Ринат Нургалиевлар, Гөлүсә Зиннатуллина, Гүзәл Мавлетова, Фәрит Латыйпов, Нәкыя Тухфатуллова, Гөлнара Афанасьева, Солтан Нотфуллин, Динә Габдрахманова һ. б. башкаруында җырлар, шигырьләр, татар халык, эстрада көйләре яңгырады. Шулай ук "Шома бас” бию коллективлары чыгышлары белән сөендерделәр. Авылдашларны бәйрәм белән котлап, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы җылы теләкләрен җиткерде.
Туган якка, туган йортка, халыклар дуслыгына багышланган һәр чыгыш һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар Саба җире талантларының чыгышларын тыңлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.