Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Уен-сәяхәт "Алга, космик еракларга!»
12 апрель-илебез тарихында үзенчәлекле көн. Бу көнне 1961 елда Юрий Алексеевич Гагарин космоста беренче кеше була, космос киңлеген үзләштерүдә яңа эра ача һәм тарихка Космонавтика көне буларак мәңгегә кереп кала. 12 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Алга, космик еракларга!»дип аталган уен-сәяхәт уздырдылар Чараның максаты-балаларның космос һәм космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү. Уен ни өчен нәкъ менә 12 апрель Космонавтика көне дип саналуы һәм бу көннең нинди мөһим вакыйгалар белән бәйле булуы турындагы әңгәмәдән башланды. Алып баручы балаларга кешенең космоска беренче очуы турында аз билгеле фактлар, шулай ук Юрий Гагарин тормышыннан кайбер кызыклы мизгелләр турында сөйләде. Аннары балалар бик теләп викторинада катнаштылар, анда алар космос, күк җисемнәре һәм космонавтлар турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Алар сорауларга җавап бирделәр, уенда сүзләр төзеделәр һәм «Әкияти йолдызлы кроссворд»ка җавап бирделәр. Уен азагында поделка ясадык. Чара кызыклы узды, һәм балалар космик фән өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтә алдылар.
«Космоска юл» исемле уен-сәяхәт
12 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Космоска юл» исемле уен-сәяхәт үткәрделәр. Космос һәрвакыт кешелек дөньясының иң дулкынландыргыч табышмакларның берсе булды һәм булып кала бирә. Космонавтикада кешенең космоска беренче очышы вакытыннан күп нәрсә үзгәрде, әмма космос темасы кешеләргә кече яшьтән үк кызыклы булды. Уен-сәяхәттә катнашучылар космик станцияләр буйлап космик сәяхәт ясадылар. Уен башланыр алдыннан балалар кешенең космосны үзләштерүе, Юрий Гагарин турында мәгълүмат тыңладылар. Аннары ракеталар ясап, Кояш системасы планеталарына юл тоттылар. Һәр планетада аларны сынаулар көтте: шифрланган хат, табышмаклар, «әйләндергечләр», сораулар. Алар планеталар турында бик күп яңалыклар белделәр. Станцияләрдә биремнәрне балалар ышаныч белән үтәделәр. Көчле фикер алышулар, дөрес яки төгәл булмаган җаваплар, фаразлар - болар барысы да эзләү атмосферасын тудырды. Чарадан балалар күтәренке кәеф һәм "космик" татлы призлар алдылар
"Кеше күңеле-ул бер галәм " әдәби- музыкаль кичә
11 апрель көнне, Түбән Кама шәһәрендә яшәп, иҗат итүче якташыбыз, авылдашыбыз- Рушания апа Габбасованың "Сирень чәчәге" дип аталган яңа китабы басылып чыгу һәм матур юбилее уңаеннан "Кеше күңеле-ул бер галәм " дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды. Олы Нырты мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче әлеге җылы очрашуда катнашып, авторга иҗади уңышлар теләделәр. Рушания апа Габбасова Түбән Кама шәһәренең" Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзасы.Шәһәр,муниципаль район мәгарифенең ветераннар Советы рәисе, шигырьләр җыентыклары авторы.Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларның саны да көннән-көн арта бара. Олы Нырты авылы тарихы турында язылган"Актым чишмә буенда" дип аталган әдәби-документаль китабында авылдашларыбыз турында бик җылы, матур истәлекләр тасвирлана.Әлеге җылы очрашу авылдашыбызның иҗатына соклану, горурлану хисләрен тагында арттырды.
11
апрель, 2026 ел
«Җырлап яшәлгән гомер»дигән юбилей кичәсе
9 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында «Җырлап яшәлгән гомер»дигән юбилей кичәсе булып узды. Саба районы һәм авыл халкы яраткан Иванова Светлана халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яратуның ачык үрнәге булып тора. Кечкенәдән үк ул авыл клубында чыгыш ясый башлый, радиодан җырлар тыңлап өйрәтә, профессиональ артист булырга тели. 1999 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын уңышлы тәмамлап, Светлана мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы вазыйфасында мәдәният белгече була. 26 ел дәвамында Иванова Светлана Иштуган мәдәният йортының «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы җитәкчесе булып тора.Җырчы һәрвакыт сәхнәдә, иҗади кешеләр һәм яраткан тамашачылар арасында. Ул үз коллективы белән һәрвакыт игътибар үзәгендә, төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары. Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде, кичә кунаклары бүләкләр алып килделәр. Котлау сүзләре белән Иштуган авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдинов, «ТР Саба районы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» җитәкчесе макаров А.В.,Х. Тимербаев җитәкчелегендәге "Саба чишмәләре"иҗат коллективы, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.Чарада шулай ук Татарстан Республикасыннан чакырылган коллективлар катнашты: «Сактон»удмурт халык фольклор ансамбле(Кукмара районы), «Рябинушка»рус халык ансамбле(Теләче районы Ачы авылы), «Мирас»татар фольклор коллективы(Саба районы ,Кече Шинар мәдәният йорты), «Нардуган»керәшен этнографик коллективы( Субаш авылы ,Теләче районы), «Умырзая»татар фольклор коллективы(Иштуган мәдәният йорты) .Чара оештыручыларга, кичә кунакларына рәхмәт сүзләре һәм юбиляр Иванова С.С. белән чәчәкләр һәм бүләкләр арасында фотосессия белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз