Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
Бездән зарядка-сезнең өчен сәламәтлек»дигән флешмоб
28 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкән буын өчен «Бездән зарядка-сезнең өчен сәламәтлек»дигән флешмоб үткәрделәр. Барлык катнашучылар да ритмик музыка астында файдалы күнегүләр һәм бию хәрәкәтләрен рәхәтләнеп башкардылар. Җиңел йөгерү, иелү, гәүдәне бору, чүгеп утыру, кул хәрәкәтләре һәм башка бик күп күнегүләр. Зарядка организмны тонизацияли, сөяк-мускул аппаратының ныгуына, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, нерв системаларының үсешенә ярдәм итә. Көн буена күтәренке, шатлыклы кәеф тудыра. Көндәлек күнегүләр белән шөгыльләнүгә гадәт тәрбияли.Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм активлык йоктырдылар, зарядка, хәтта иң кыскасы да, көн буена күңел күтәренкелеге бүләк итәр .
"Зарарсыз тәмәке юк" акциясе
Тәмәке тарту-ул гадәт түгел, ә кеше белән идарә итә торган көчле ихтыяҗ. Тәмәке эпидемиясе халык сәламәтлеге өчен дөньяда кайчан да булса барлыкка килгән иң җитди куркынычларның берсе булып тора. 31 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан «Зарарсыз тәмәке юк»дигән акция үткәрделәр.Белгечләр тәмәке тартуның кешегә, бигрәк тә яшь кешегә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр һәм беркайчан да кулларына тәмәке алмаска, ә дөрес сайлау ясарга - үз сәламәтлегеңне сакларга чакырдылар. Яшүсмерләргә «Тәмәке томаны алдау» буклетлары таратылды, аларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм бу начар гадәт белән ничек көрәшергә кирәклеге турында бик күп файдалы мәгълүмат бар иде. Мәгълүмати материалларда никотинның организмга тәэсире турында фактлар, тәмәке тартудан баш тарту буенча киңәшләр һәм тәмәкегә бәйлелек аркасында килеп чыккан авырулар статистикасы бар иде. Авыл халкы буклетларны кызыксынып кабул итте, күпләр файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде.Бергәләп без тәмәке тартуның куркынычлыгы турында хәбәрдарлыкны күтәрә һәм һәркемгә үз сәламәтлеге турында кайгыртырга ярдәм итә алачакбыз!
Бирнэ жыю
Сабантуйга бүләк җыю-татар халкының традициясе, ул бүген дә яши, димәк, халкыбыз үз мәдәниятенең тамырларын белә. 30 майда, эби- бабайларыбыз традицияләренә тугры калып, төп бәйрәм-Сабантуйга бүләк җыюга чыктылар. Балалар, яшьләр һәм барлык теләүчеләр авыл буйлап йөрделәр, барысын да Сабантуйга чакырдылар, бүләкләр җыйдылар, күңелле халык җырлары җырладылар, авылдашлары белән биеделәр, күңел ачтылар. Күпләр үткәннэрне искэ тошеру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, чөнки гармун тавышы авылларда һаман да азрак ишетелә. Ахырда барысы да өстәл янына җыелдылар, һәм, әлбәттә инде, коймак , бәлеш һәм пәрәмәчләр һәм махсус бу чарага әзерләнгән башка тәм-томнар белән чәй эчтеләр,. Иганәчебезгә аерым рәхмәт белдерәбез
30
май, 2026 ел
«Яулык җыю»,
Сабантуй алдыннан «Яулык җыю» дигән борынгы татар йоласы уза. Бәйрәм башланырга бер атна кала авыл кешеләре бүләк җыя башлый. Сабантуй батырларына бүләк ителәчәк яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр традицион санала. . Сабантуйга бүләк җыю традициясе хәзер дә яши, димәк, халык үз бәйрәмнәрен белә һәм хөрмәт итә. 30 май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авыл җирлеге белән берлектә, борынгы бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, милли халык бәйрәме алдыннан Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында төп бәйрәм — Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Җыр-биюләр белән авыл урамнары буйлап өйдән-өйгә йөреп, халыкны күңелле һәм якты Сабантуйга чакырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз