18 сентябрь көнне Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме - 2025"район иҗат фестивалендә катнаштылар. Бәйрәм Саба шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында узды, анда оешмалар һәм учреждениеләр, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре кабак һәм көз темасына күргәзмәләр, композицияләр, фотозоналар, шулай ук агитбригаданың иҗади номерлары һәм чыгышлары оештырды. Бәйрәм 20 елдан артык уза һәм һәр тапкыр катнашучылар килүчеләрне ниндидер яңалык белән гаҗәпләндерергә тырыша. Без "Бәлеш иле" композициясен тәкъдим иттек, ул төрле зурлыктагы бәлешләрдән һәм барысы да кабактан иде. Агитбригада чыгышы номинациясендә коллектив иҗади якын килүләре һәм актив катнашулары өчен 500 сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде.