Б.Арташ "Праздник тыквы"

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе


18 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме- 2025» иҗади фестивале гөрләде. Саба үзәгендә буеннан-буена кабактан күргәзмәләр тезелеп киткән. «Бәйрәм исе» әллә каян сизелеп тора иде. Кабак бәлеше, кабак согы, кабак бөккәне һәм кабактан ясалган төрле әйберләр. Әлеге бәйгедә, Олы Арташ һәм Килдебәк авыл клубы мөдирләре өстәл бизәп, кабак бәлеше пешереп, авторлык җырларын башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International