«Тылсымлы квадрат»- интеллектуаль уен

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Халыкара судоку көненә багышланган «Тылсымлы квадрат»исемле интеллектуаль уен узды. Математика-катлаулы фән һәм ул һәркемгә дә бирелми, ләкин зур теләк булганда югары нәтиҗәгә ирешергә, бу бөек фәннең күп кенә серләрен ачарга һәм аңларга мөмкин. Катнашучыларга башта уенның асылын аңлаттылар. Уенның мондый төре пространстволы һәм логик фикерләүне үстерә, судоку чишелеше алгоритмын структуралаштыра белүне үстерә, игътибарлылыкны, хәтерне, логик фикерләүне үстерә. Балаларга уенның мондый төре кызыклы һәм файдалы булды. Бу чара командада эшләргә, үз-үзеңә ышанырга һәм үз сәләтеңне күрсәтергә курыкмаска өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International