27 нче августта Зур Арташ авыл клубында рәсем конкурсы үткәрелде. Әмма балалар уку елы башлану хөрмәтенә бер коллектив эш башкарырга булдылар. Катнашучылар иң яшерен уйларын кәгазьгә күчерер өчен буяулар, карандашлар һәм фломастерлар белән коралланганнар. Кызлар барысы да "Математика" темасы буенча рәсем ясадылар, чөнки ул аларның яраткан предметы булып чыкты. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.