7 август көнне Туктар авыл клубы ООО "Лукоз-Саба" экскурсия оештырды. Балалар әти-әниләренең һәм авылдашларының эш урыннары белән таныштылар. Алар кәҗәләр турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар, шулай ук кәҗә бәтиләрен ашату рационы һәм төрле төркемнәр белән таныштырды. Экскурсиядән балалар канәгать калдылар һәм ахырда барысы да үзләре җитештергән туңдырма белән сыйландылар.