16 август көнне Эзмә мәдәният йортында «Могҗизалы доктор» фитоаптека дип аталган чара булып узды. Чарага Эзмә фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Бүген без бик күп файдалы дару үсемлекләре турында сөйләштек. Дару үсемлекләре-кешеләрнең һәм хайваннарның төрле авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен кулланыла торган үсемлекләр. Дару үсемлекләрен еш кына бер үсемлек икенчесенең тәэсирен көчәйтә торган җыемнар рәвешендә билгелиләр. Күп кенә авырулар, бигрәк тә әле күп гасырлык халык медицинасы тәҗрибәсе сакланып калган авыл җирләрендә, шифалы үләннәр төнәтмәләре һәм эремчекләре белән дәвалауны бик теләп кулланалар.