8 август көнне Эзмә мәдәният йорты якаршында «Бәргә булыйк куршеләре» исемле җәйге урам концерты булып узды. Эзмә мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары башкару матурлыгы һәм хисләре белән сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, төрле-төрле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.