9 августта «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Эзмә мәдәният йорты янында «Юл билгеләре илендә»дигән чара узды. Җәйге каникул көннәрендә балалар белән, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, авыл урамы буйлап йөреп чыктык. Яшьтән үк балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, законнарны үтәүче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Балалар кызыксынып "юл билгеләре иленә сәяхәт» тематик сорауда катнаштылар, һәр билгенең нәрсә аңлатканын аңладылар. Мондый чараларның максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итү иде.