Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
ноябрь, 2025 ел
«Әниемнең портреты»
26 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Әниемнең портреты»дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп. Бүген без әнинең портретын ясап карадык. Бу портрет-кеше сурәте генә түгел. Бу чиксез ана мәхәббәте, кайгыртучанлык һәм тугрылыкның гәүдәләнеше. Аңа карап, йөрәгебез җылылык һәм рәхмәт хисләре белән тула, чөнки безнең тормышта шундый гаҗәеп кеше – әни бар.
25
ноябрь, 2025 ел
Музейга экскурсия.
23 ноябрьдә "Сәйлән" клуб берлэшмэсе вәкилләре безнең авыл клубының музей почмагында булдылар. Балалар өчен төрле экспозицияләр белән кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде. Аларга экскурсия ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итте. Балалар борынгы кисәү агачы, чуен, борынгы савыт-саба, көянтә, урак һ.б. белән таныштылар. Борынгы заман китә, әмма аны белергә һәм сакларга кирәк. Балаларны татар халык мәдәнияте чыганакларына тартып, без баланың шәхесен үстерәбез. Балалар музейга барудан зур ләззәт алдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, балалар кызыклы сэяхэт өчен рәхмәт белдерделәр. p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
"Ак күгәрчен очсын кукләрдә"
22 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыдарга ярдәм йөзеннән Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары көче белән оештырылган "Ак күгәрчен очсын кукләрдә" дигән зур хәйрия концерты булып узды. Балалар тамашачыларга матур җырлар, талантлы чыгышлар белән тулы искиткеч концерт программасы бүләк иттеләр.Концерт дәвамында, сәхнәдән укучылар үзләренең күңел җылысын һәм яхшы кәефләрен бүләк иттеләр! Бай программа, концертны җылы һәм истә калырлык итте. Концерттан кергән акчалар Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
“Әниемә бүләккә “ открытка ясау
Әниләр көне алдыннан, 23 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе мөдирләре «Әни йөрәге»дигән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар белән әнинең сыйфатлары турында сораштыру оештырылды, без аны ни өчен яратуыбыз, балаларның әниләрен сакларга һәм яратырга тиешлеге турында сөйләштек. Балалар әниләренең һөнәрләре, аларның Өйдә һәм хуҗалыкта ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Балалар әниләре турында шигырьләр укыдылар, мәкальләр искә төшерделәр, ә очрашу ахырында әниләренә рәсемнәр ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз