11 июльдә балалар белән велосипедта йору уздырдык. Җәй-велосипедта йөрү вакыты. Педальләр әйләндерергә өйрәнгәннән соң, балалар урамнар һәм юллар, парклар һәм скверлар буйлап чабалар. Велосипед хәрәкәт итүнең нәтиҗәле чараларының берсе булып тора. Велосипедта йөрү балаларның пространствода ориентлашуын үстерүгә, тигезлекне саклауга, чыдамлык, тизлек, җитезлек, кыюлык, үз көчеңә ышаныч кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә. Чара бай эчтәлекле, мавыктыргыч кына түгел, чын-чынлап спорт һәм танып белү чарасы да булды, балалар көн буена уңай хис-кичерешләр һәм күңел күтәренкелеге белән бүләкләнде.