Чишмә - ул табигатькә хас кыйммәтле әйбер, ул - җирдәге тормыш символы. Чишмәне яклау һәм кайгырту кирәк. Борынгы заманда җир асты чишмәсеннән су эчкән кеше Җирдән үз көчен ала дигән ышану булган. 5 нче июльдә Олы Арташ клуб мөдире балалар белән авыл чишмәсе буйлап сәяхәт үткәрде. Чишмә суының кайдан алынуын, чишмәләрнең ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү балаларга кызык иде. Алар чишмәнең ничек акканын күзәттеләр. Мондый максатчан сәяхәтләрне оештыру су чыганакларына һәм туган якның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә ел фасылларында табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда күзәтергә, фикер йөртергә, фикер алышырга булыша. Чараның икенче өлешендә бергәләп ял иттеләр. Чара ахырында чишмәдән су эчтеләр һәм пикник ясадылар.